
Карашай Саклау авылында яшәүче Фәнил Әхмәтшинның бик уңайлы урындыгы бар.
– Бер танышым күптәннән инде шундый әйбер күтәреп йөри иде. «Ник күтәреп йөрисең моны?» – дип сорадым. «Очраштыкмы? Мин менә урындыкны җиргә куям да утырып торам», – ди бу. Ә бу урындыкны миңа узган ел туган көнемә бүләк иттеләр. Чыннан да, күтәреп йөрергә дә җиңел, бик уңайлы да, – ди ул.