Нөнәгәр мәктәбендә очрашу кичәсеннән Золфия Тляковадан видео
Нөнәгәр мәктәбе классташларның шат авазларына, көлүләренә күмелде. Искитмәле көн булды ул. Мәктәп 12 буын чыгарылыш укучыларын кабул итте. Барысы да әле генә мәктәп тәмамлаган егет- кызлар кебек. Бары тик тормыш сынаулары гына чәчләргә чал керткән, битләргә җыерчыклар өстәгән. Ә болай барысының да йөрәкләре 18 дә, күңелләре 17 дә... Бу очрашуны җиренә җиткереп оештырган мәктәп коллективына рәхмәт әйтәсе килә. Укытучы хезмәте — авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала бит. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлелек сорый.